вторник, 17 мая 2016 г.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче.
Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Туфан Миңнуллинда әдәби зәвык тәрбияләүдә әтисенең тәэсире зур була. Габдулла агай үгет-нәсыйхәтле шигырьләр язган, әкиятләр чыгарган. Малаена шул елларда дөнья шаулаткан шагыйрь исемен кушуы да аның әдәбиятка гашыйк булуын күрсәтә.