Туфан
Миңнуллин әдәбиятка 1960 еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле
сәхнә әсәрләре белән килә. Аның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы Мәскәүдә
укыган елларына туры килә.
Бераздан
зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан
күләмле драмалар иҗат итә башлый. 1962 елны
Туфанның «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәле комедиясе – Минзәлә драма театрында, балалар өчен
язылган «Азат» исемле пьеса-әкияте Г.Камал исемендәге Татар
дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның
игътибарын җәлеп итә. 1967-1969 елларда Татарстанның Әлмәт дәүләт театрында – «Күрше кызы», Г.Камал
исемендәге Татар дәүләт академия театрында – «Миләүшәнең туган көне», ә
Татарстан республика Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин
исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез
ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле яңа пьесалары куела. Шул
вакытларда Туфан Миңнуллин әдәби тәнкыйтьтә өлгергән драматург буларак телгә
алына башлый.
70нче
елларда Туфан Миңнуллинның рәссам-драматург буларак иҗади йөзе формалашу,
табигый талантының үзенчәлекле рәвештә ачылып китү һәм шәхси сыйфатларга байый
бара. Драматург форма һәм эчтәлек өлкәсендәге эзләнүләрен тагы да тирәнәйтә
төшә, тормыш материалын, үзен кызыксындырган, борчыган иҗтимагый һәм әхлак
проблемаларын сәнгатьчә хәл итү, заман кешесенең рухи дөньясын, яшәеш
фәлсәфәсен укучыга, тамашачыга үтемлерәк, тулырак итеп җиткерү өчен сәхнә
әдәбиятының төрле жанрларына һәм алымнарына мөрәҗәгать итә, иҗтимагый тормышның
төрле-төрле темаларын кузгата. Әдипнең иҗади активлыгы бермә-бер көчәя.
1970-1983еллар арасында аның Татар академия театры сәхнәсендә тугыз пьесасының
«Диләфрүзгә дүрт кияү» (1972), «Ир-егетләр» (1971), «Канкай угылы Бәхтияр»
(1974), «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976), «Дуслар җыелган җирдә» (1977); «Адәм
баласына ял кирәк» (1979); «Моңлы бер җыр» (1981); «Монда тудык, монда үстек»
(1982); «Әниләр һәм бәбиләр» (1983); Әлмәт дәүләт драма театрында – дүрт
(«Диләфрүзгә дүрт кияү» (1971); «Ай булмаса, йолдыз бар» (1977); «Яшьлегем –
җүләрлегем» (1978); «Бәйләнчек» (1982)); Татар дәүләт драма һәм комедия
театрында – биш («Үзебез сайлаган язмыш» (1973); «Уйланыр чак» (1973); «Китәр
юлың еракмы?» (1975); «Ак тәүбә, кара тәүбә» (1976); «Кырларым-тугайларым»
(1978)) пьесасының премьерасы була.
Туфан
Миңнуллин пьесаларының уңышы аларда сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы,
реалистик нигезе белән аңлатыла. Язучы тормышны, аның үзгәрүле агышын нечкә
сиземли, анда әледән-әле туып торган әхлакый һәм мөһим социаль мәсьәләләрне
оста тотып алып, аларны конкрет материал җирлегендә заманча яңгырашлы,
сәнгатьчә тәэсирле-гыйбрәтле итеп сурәтли белә. Автор күпчелек әсәрләрендә олы
фәлсәфи категорияләр турында – кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе, аның җәмгыять Һәм
үз алдындагы гражданлык җаваплылыгы, әхлакый сафлыгы, намуслылыгы, туган җиргә,
Ватанга тугрылыгы, үз халкының үткәненә ихтирамы һәм киләчәгенә ышанычы турында
сүз алып бара.
Туфан
Миңнуллин – пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар
драматургларының берсе. Аның сәхнә әсәрләре Башкортстан театрларында
(«Диләфрүзгә дүрт кияү», «Үзебез сайлаган язмыш», «Ай булмаса, йолдыз бар»,
«Кырларым-тугайларым» һ. б.), Үзбәкстанның Мөкыйми
исемендәге дәүләт музыкаль театрында («Диләфрүзгә дүрт кияү») һәм Хәмзә
исемендәге Үзбәк дәүләт академия театрында («Әлдермештән Әлмәндәр»)
зур уңыш белән барды. «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе шулай ук Шкетан
исемендәге Мари дәүләт, Басарганов
исемендәге Калмык дәүләт драма, Мурманск, Новокузнецк, Әстерхан, Горький, Мичурин һ. б. шәһәрләрнең рус драма
театрлары сәхнәләрендә куелды; «Ай булмаса, йолдыз бар» драматик хикәясе Дагыстанда С.Стальский
исемендәге Лезгин һәм Ә.Капиев
исемендәге Лак дәүләт драма театрларында сәхнәләштерелде.
Комментариев нет:
Отправить комментарий